- төньяк
- и. 1. Дөньяның дүрт тарафының берсе, көньякка капма-каршы як. Илнең, дәүләтнең, коры җирнең, шәһәр-авылның һ. б. ш. шул юнәлештә яткан өлеше. с. Шул яктан исә торган, килә торган (җил, салкын һ. б. ш. тур.) с. Шул якка караган 2. Салкын һәм уртача салкын климатлы зонада урнашкан җир, территория. (Баш хәрефтән языла) Европа һәм Азия материкларының салкын климатлы кырыенда урнашкан, шулай ук Җир шарының шул зона белән янәшә яткан поляр өлкәсе; Арктика 3. с. Шундый зонада урнашкан. Шул якта, шул зонада яши, эшли, хәрәкәт итә торган. Шундый зонага хас булган төньяк салкыны. ТӨНЬЯК БАЛКЫШЫ – Атмосфераның югары катлауларында яктылык нурлары чәчелү күренеше (ул гадәттә поляр түгәрәк артында күренә). ТӨНЬЯК ЙОМРАНЫ – Төньяк зонада яши торган, буе 15 см. дан узмаган соры-коңгырт кимерүче хайван; рус. Пеструшка
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.